Уку елы тәмам, мәдрәсәдә XV чыгарылыш
Шәүвәл аеның 25 көнендә, ягъни 23 апрельдә районыбыз иҗтимагый тормышында истәлекле вакыйгалар булып узды.
Районыбыз мәктәпләрендә әхлак дәресләрен алып баручы мөгәллим-мөгәллимәләр, район мәчетләре имамнары Сосна төп гомуми белем бирү мәктәбендә рухи-әхлакый тәрбия буенча «Күркәм холык — бәхет ачкычы» дип аталган ачык дәрестә катнаштылар. Аларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде.
Бу чарада катнашучыларны әлеге уку йортының эшчәнлеге, укучыларның «Каләм» түгәрәгендә иҗат ителгән шамаилләр күргәзмәсе, кул эшләре экспозициясе, мәктәп музее эшчәнлеге белән таныштырдылар, шулай ук Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына әзерлек һәм укучылар арасында ватанпәрвәрлек тәрбиясе турында сөйләделәр.
«Күркәм холык — бәхет ачкычы» дигән ачык әхлак дәресе һәм «Иман берлә Коръән тулган садремә...» дип аталган сыйныфтан тыш чара шагыйрь Габдулла Тукай иҗатына багышланган иде. Бу очраклы түгел, республикабызда бөек шагыйрьгә багышланган чаралар нәкъ менә Балтач җирлегеннән башлана, иң элек Сосна Пүчинкәсе авылында дәфенләнгән Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыс-тай рухына, Тукай рухына дога кылына.
Балтач районы мәк-тәпләрендә әхлак дәрес-ләре 1998 елдан бирле алып барыла. Бу бик тә кирәкле гамәл район имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев башлангычы һәм максатчанлыгы белән гамәлгә куелды, бүгенге көндә районның 20 мәктәбендә 18 әхлак укытучысы эшли. Аларның тырышлыгы, дини яктан уйланылган, төпле сәясәтнең җимешлләре, җитәкчеләр белән килешеп эшләү нәтиҗәсе районыбыз халкының уңышларында чагыла, дип әйтергә төпле нигез бар.
Балтач үзәк мәчетендә өйлә намазыннан соң Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсенең Балтач филиалын тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе узды. Бу инде XV чыгарылыш. Дүрт ел белем өстәгән шәкертләр үзләренең тырышлыкларын Мәдрәсәнең көндезге-читтән торып белем алу бүлеген тәмамлаган 30 белгеч урта һөнәри белем турында диплом алды. Алар арасында 8 ир-ат, 22се хатын-кыз затыннан. Белем өстәүчеләр арасында авыл имамнары, мәчет хезмәткәрләре, урта мәктәпне тәмамлаучылар да, 70 яшькә җиткән олы абый-апалар да бар. Димәк, гыйлем алырга беркайчан да соң түгел.
Мәдрәсә бүлегендә 15 ел эчендә 503 кеше урта һөнәри белем турында дип-лом алган, тәмамлаучы 174 шәкертнең югары белемле булуы аеруча куандыра.
Бу чаралар кысаларында ислам динен таратуда һәм халык белән эшләүдә зур өлеш керткән затларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев