Ураза — биш рөкеннең берсе
Бу биш нәрсә — ислам диненең нигезләре
«Ислам дине биш нәрсәгә бина кылынды: „Лә иләһә илләллаһ Мүхәммәдү-р-рәсүлүллаһ“ дип шәһадәт бирү (күңел белән ышанып, тел белән тану), фарыз намазларны үтәү, зәкят бирү, көче җитсә хаҗ кылу, Рамазан аенда ураза тоту» (Сахих хәдис)
Бу хакта башка хәдисләр дә күп. Мөселман кеше бу биш нәрсә хакында җиңел карамас-ка тиешле. Гыйлем вә дин аңлатмасында бу нәрсәләргә «биш рөкен» диелә. Ошбу хәдистә ислам диненең нигезләре зикер кылына.
- Намаз. Намаз Мәккәдә вакытта фарыз булган иде. Мосафирларга кыскартып укырга Мәдинәдә рөхсәт ителде. Намазның фарызлыгы Коръән Кәрим белән сабит булып, калдыручылар турында зур куркытулар бар. Намазның билгеле вакытлары, бу вакытларның чикләре һәм дә укылу рәвешләре Рәсүлүллаһның сүзләре вә гамәлләре белән мәгълүм.
- Зәкят. Зәкят — мәгълүм бер мал күләменнән, ел тулганнан соң фәкыйрьләргә бирелә вә әһле ислам хаҗәтләре өчен чыгарыла торган садака. Мал хуҗасы акыллы вә балигъ булырга, алучы кеше Рәсүлүллаһ нәселеннән булмаска тиешле. Мәшһүр сүзгә күрә, зәкят һиҗрәтнең икенче елында фарыз булды.
Зәкят Коръән Кәрим белән фарыз булса да, нинди нәрсәләрдән зәкят тиешле булуы, микъдары һәм бирелә торган вакыты, Рәсүлүллаһның сүзләре вә гамәлләре белән ачыклана.
- Хаҗ. Хаҗ, елның мәгълүм вакытында Мәккәи Мөкәррәмәгә барып, махсус урыннарны зиярәт кылудан гыйбарәт. Мәшһүр сүзгә күрә, хаҗ һиҗрәтнең алтынчы елында фарыз булган иде. Бу фарыз гамәлне Рәсүлүллаһ хәзрәтләре үзе һиҗрәттән унынчы елда үтәде. Юлларда иминлек булу шарты белән, Мәккәгә барып кайтырлык вә үз тәрбиясендә булган кешеләргә кайтып җиткәнче җитәрлек байлыгы булган кешеләргә гомерләрендә бер мәртәбә хаҗ кылу ләзем.
- Ураза. һиҗрәттән икенче елда фарыз булды. Рәсүлүллаһ хәзрәтләре Мәдинәдә тугыз мәртәбә Рамазан уразасы үткәргән булырга тиешле (бу Рамазан айлары март, февраль, гыйнвар, декабрь айларына туры килә иде).
Ризаэддин Фәхретдинов, «Җәвамигуль-кәлим» шәрехе китабыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев