Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

«ВАКФ» хәйрия фонды фронтка өч тоннадан артык корбан ите озатты

«ВАКФ» фонды директоры Морат Галиев хәбәр иткәнчә, акцияне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә үткәргәннәр

Корбан бәйрәме көннәрендә «ВАКФ» фонды махсус хәрби операция зонасындагы 12 бүлекчә хәрбиләренә 3 мең килограммнан артык корбан ите тапшырган. Һәр подразделениегә 9-10 капчык азык-төлек – якынча 300-350 кг җибәрделәр. Сарык итенең бер өлешен пылау өчен кулландылар: аны вакуумлы савытларга тутырдылар һәм сугышчыларга озаттылар.

Җирле мөселман җәмгыяте мөрәҗәгате буенча йөкнең бер өлешен Луганск мәчетенә китергәннәр.

«ВАКФ» фонды директоры Морат Галиев хәбәр иткәнчә, акцияне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә үткәргәннәр.

Җыюны координацияләү белән ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин шөгыльләнде.

Фондта хәрбиләргә ярдәм итүне дәвам итәргә һәм Россиянең тарихи төбәкләрендә гуманитар проектларны гамәлгә ашырырга планлаштыруларын өстәделәр.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев