Яманнардан кач, яхшыларга кушыл
Дин һәм тормыш

Яманнардан кач, яхшыларга кушыл

Зарурлык булмаганда көлмә, максатсыз йөрмә, үзеңә кагылышлы булмаган әйберләр хакында сорашма.

(Локман Хәкимнеке булуы ихтимал нәсыйхәтләр белән таныштыруны дәвам итәбез)

– Ир-егетләргә түбәнсетү белән түгел, ә игътибар күзе белән кара. Хатын-кызларга шәһвәт белән түгел, ә шәфкать күзе белән кара.

– Һәркем, дөнья кисәтүләренә карамастан, туры юлга басмаса, ахирәт газабына дучар ителер.

– Берәүгә нәсыйхәт кылырга теләсәң, башта үзеңә нәсыйхәт кыл. Үзеңне нәсыйхәтли алсаң, башкаларга да нәсыйхәт кыл.

– Яманнардан кач, яхшыларга кушыл. Ялгыз булсаң, шайтан белән булырсың. Әгәр яманнар янында йөрсәң, яманга әйләнерсең.

– Үзеңнән түбәнрәк кешеләргә золым итү – акылның түбәнлегеннән.

– Җәза бирергә кадир булып та, кичереп җибәрү – киң күңеллелектән.

– Нигъмәтнең бетүенә золым сәбәпче була.

– Утын утны яндырып торган кебек, акылыңны да әдәп белән кыздырып тор.

– Әдәпсез акыл коралсыз сугышчы мисалындадыр.

– Әдәп – ул бөтен фазыйләтләргә җиткерүче һәм төрле максатларга ирештерүче ысул.

– Нигъмәтнең мәгънәсе – шөкер.

– Шөкер белән нигъмәткә кимү килмәс.

– Лаексыз кешеләрдән үз вакытында котылуга хәрәкәт кыл.

– Кешеләрнең начары гозерне кабул итми, башкаларның гаепләрен яшерми һәм хаталарын кичерми.

– Начар сүздән дә авыррак әйбер юк. Ул юшкын кебек йөрәккә утыра.

– Акыллы кеше кирәкле вакытта, кирәкле урында була белә.

– Батыр көрәштә, юмарт ярдәм иткәндә, сабыр ачуы чыкканда бәяләнә.

– Сарык белән бүре, тәкъва белән әдәпсез арасында дуслык була алмый.

– Карт кешегә ташлы юлдан менү никадәр авыр булса, надан өчен вәгазь тыңлау да шулкадәр авыр.

– Зарурлык булмаганда көлмә, максатсыз йөрмә, үзеңә кагылышлы булмаган әйберләр хакында сорашма.

– Начар әхлактан, тиз кызып китүдән һәм сабырсызлыктан саклан.

Җәлил Фазлыевның «Күңел бакчасы» китабыннан

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


ислам әдәп

Нет комментариев