Алия Карачуринаның концерты шулай тәмамланган. Ни булган?
Алия Карачурина-Төхвәтуллинага Казандагы концертында авырган килеш сәхнә тотарга туры килгән
Бу хакта аның хәләле Ришат Төхвәтуллин болай яза:
«Артист тормышы җиңел һәм борчуларсыз тоела. Чынлыкта, бу — бик катлаулы һәм зур түземлек сорый торган профессия. Кичә мин Алияне чын күңелдән кызгандым, чөнки аңа нәрсә аша узарга туры килгәнлеген аңлый идем. Температурасы 38-39, тавышы инде репетиция вакытыннан ук үзен тыңламады. Шуңа да карамастан, ул сәхнәгә чыкты һәм концерт бирде. Ә концерттан соң аягында да басып тора алмады, күңеле болганды», — ди җырчы.
Алия үзе бу хакта болай ди:
«Кичә Казан концертыбыз үтеп китте. Үзем белән бер дә канәгать түгелмен. Миңа нәрсә булды, белмим... Тик торганда авырып киттем. Тавышым үземне тыңламады. Бер генә фонограммам да булмаганга, концертны ахырына кадәр җырлап чыгарга кирәк иде.
Тамашачыларым мине аңлар, һәм бу хәл башкача кабатланмас дип ышанам. Зал бик көчле алкышлады, тамашачының ярдәмен тойдым. Барыгызга да зур рәхмәт. Алда тагын 3 концертыбыз бар әле. Аларга кадәр тернәкләнермен дип өметләнәм».
Алиягә чын күңелдән сәламәтлек телик,-дип яза Татар тудей
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Комментарии
0
0
Ике эч ел бала белан гена утырырга кирак
0
0