Алсу Фазлыева: »... каршымда елмаеп, артыма пычак кадаучылар да булды»
Уйларым белән бүлешергә булдым әле, дип яза җырчы
«Уйларым белән бүлешергә булдым әле. Кайчак үземнең кешеләргә артык ышануыма шаккатам мин. Бигрәк беркатлы, тиз ышанучан кеше инде мин...» дип яза райондашыбыз, җырчы Алсу Фазлыева.
Тормышымда мин кем белән генә очрашмадым да, кем белән генә аралашмадым. Шулай кемдер бурычка дип акча алып торып, шуннан соң сине сразу черный списокка тыгып куючылар, синең алда елмаеп, артыңа пычак кадаучылар, я синең янда бертөрле, ә яныңнан киткәч, бөтенләй икенче төрле итеп сөйләүче кешеләр булды. МИН БУ КЕШЕЛӘРНЕҢ БАРЫСЫНА ДА РӘХМӘТЛЕ!
Тормышымда булган бу хәлләр, ситуацияләр мине сындыру түгел, киресенчә, көчле иттеләр. Боларның барысы да — тормыш дәресе. Хәзер мин кем белән ничек аралашырга, кемгә бик ышанып бетмәскә икәнен күпкә яхшырак аңлыйм.
Тормыш биргән барлык дәресләрне, барлык билгеләрне дөрес кабул итәргә өйрәндем! Иң кызыгы — мин әле дә кешеләргә ышанам, чөнки җир йөзендә яхшы ниятле кешеләр күбрәк, дигән Алсу үзенең Вконтактедагы шәхси битендә. Килешәсезме?
Фото: социаль челтәрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев