Алсу һәм Азат Фазлыевларның биюче уллары хастаханәгә эләккән
Күптән түгел генә Аяз Татарстанда узган бию спорты буенча чемпионатта, үзенең партнеры белән, җиңү яулаган иде
Аяз профессиональ дәрәҗәдә бию белән шөгыльләнә, ярышлар алдыннан чирләп киткән.
Алсу һәм Азат Фазлыевлар Сочига очарга тиеш булган. Алсу Фазлыевага калырга туры килгән дип яза Интертат
«Мин Сочига оча алмадым. Аязны хастаханәдән чыгармадылар. Мин калырга булдым. Аяз озак вакыт ярышларга әзерләнде. Кечкенә балалар чирләгәнгә, чир эләктермәс өчен, туганнарда яшәп торды хәтта. Нәтиҗәдә хастаханәгә эләкте, тик башка сәбәп буенча.
Мин алдан сизенгән кебек булдым. Бәлки, бара алмам, дип алдан әйтеп куйдым. Мин чемоданнарны әзерләп куйдым. Соңга кадәр, аны чыгарырлар, дип ышандым. Пермьда буласы ярышларга ул нык әзерләнде һәм көткән иде. Аяз өчен анда катнашмау — зур фаҗига», — дип яза әни кеше социаль челтәрдә.
Ул улын бүген хастаханәдән чыгарырлар, дип ышана. «Аны алып кайтасы була, әле мәктәптә дә экзамены, аннан вокзалга озатасы. Мин аңа ярдәм итәргә тиеш», — дип яза Алсу Фазлыева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев