Хезмәт

Балтач районы

16+
Эстрада йолдызлары

Әнвәр Нургалиев туган авылында парк төзи

Җырчы Әнвәр Нургалиев бик тә игелекле эшкә керешкән

Бертуган абыйсының нигезе ташландык рәвештә ятуына борчылып, җырчы ул урында парк ясарга булган. Территорияне төзекләндерү эшләрен инде башлап та җибәргәннәр

«Бисмилләһ әйтеп, эшне башладык. Ниһаять, минем хыялымны тормышка ашырырга керештек. Мин мәрхүм абыемның нигезен төзекләндерә башладым. Бу — минем өчен бик кадерле урын. Монда без каз бәбкәләре көтә, сыерларны су эчәргә алып төшә, футбол уйный идек.

Абыем бу урында йорт салды, үзенең бөтен сәламәтлеген калдырды. Ул вафат булгач, тормыш иптәше йортын сатты, һәм әлеге нигез — ташландык нигезгә әверелде. Бу урынны күргән саен, йөрәгем сыкрый иде. Мин әлеге участокны сатып алдым һәм анда, абыем истәлегенә, кечкенә генә ял паркы ясарга булдым», — дип сөйләде Әнвәр Нургалиев социаль челтәрләрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев