Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Эстрада йолдызлары

Әнвәр Нургалиевка операция булган: «Табиблар җырларга ярамый, диделәр»

Шушы арада Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев йөрәгенә операция ясаткан, шунлыктан концертларын күчерергә мәҗбүр булган

«Интертат» хәбәрчесе җырчының хәлләрен белешкән. 

— Әнвәр абый, хәлләрегезне белергә дип шалтыратуым иде? Тернәкләнәсезме инде? Рәхмәт, әлегә бер көйгә. Концертларны күчердем дә, бераз тәнәфес ясап, ял итәм. Болай үземне начар хис итмим, вакыт-вакыт хәл генә бетеп куя. Октябрь концертларын декабрьгә күчердек. Ноябрьдә Татарстан, Самара якларына чыгабыз.

— Табиблар җырларга ярый диләрме соң? Яравын ярамый да инде, әкренләп барыбер эшләргә кирәк. Йөрәктә стент хәзер, күп йөрергә ярамый. Ләкин концертларны бөтенләй куймыйча да булмый, чөнки билетлар инде сатылган. Безнең ел да бер үк маршрут бара, гыйнвар — Мәскәү белән Казан, февраль — Чаллы, Түбән Кама, март- Уфа, Оренбург яклары. Үзем турында күбрәк уйлап эшләргә кирәк. Алдагы елларда нагрузканы да киметергә кирәк булмагае.

— Йөрәгегез белән проблемалар юк иде кебек, Әнвәр абый. Кисәк китереп бәрдеме? Һәр икенче-өченче кешедә була торган вак-төяк проблемалар бар иде. Бу юлы барысы да җитдирәк булып чыкты, хәл беткәләп алды. Шуннан табибларга күренергә булдым. Холтер куйган килеш Бишбүләккә концертка бардым әле, чыбыклар аскан килеш 3 сәгать җырлап чыктым. Икенче көнне холтерны күрсәтергә бардым. Иң куркыныч вакыты концертның икенче бүлегендә булган. Икенче көнне гастрольгә кузгалган идек, табиб телефонымны табып шалтыратты. Иртән үк килеп җитәргә кушты. Бару белән теркәп тә тормады, ашыгыч ярдәм чакыртып, хастаханәгә озатты. Без бит хәл бетсә, авырый башлыйм ахры дип уйлыйбыз, йөрәктер дип башка да килми. Хастаханәдәге плакатларны укып йөрдем әле. Тромб ун яшьтән үк әкренләп формалаша башлый икән. Ә 50 яшьтән соң аның барлыкка килү куркынычы бермә-бер арта. Канны сыеклата торган дарулар эчәргә, холестеринны тикшертергә кирәк булган. Без дә әниләр кебек, чекап, диспанзеризация кебек әйберләрне эшләмибез. Хөкүмәт эшендәгеләр, ярар, медкомиссия үтәләр әле. Диспансеризация дә яхшы әйбер. Минем очракта, йөрәк белән проблемалар булуын холтер гына күрсәтте. ЭКГларым чип-чиста иде. Табиблар барысы да: «Вакытында килгәнсең, теләсә-кайсы мизгелдә, юлдамы, концерт вакытындамы „эләктереп“ алырга мөмкин иде», — диделәр. Без бит гел гастрольләрдә, төнлә дә йөрибез. Йокы булмау йөрәккә бик тискәре йогынты ясый икән. Артист башлыча салкын тидермәскә тырыша инде ул. Аз гына авырый башласам, мин дә вируска каршы берәр дару эчәм, яки үземә уколлар ясый идем. Ә йөрәк, бавыр турында уйлаган булмады.

erid: 2VtzqwTSgT9

Чыганак: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: артист

erid: 2VtzqwTSgT9