Хезмәт

Балтач районы

16+
Эстрада йолдызлары

“Әти чыбыркы белән сыдыра иде дә…”

Хәзер бөтен бәйрәм «на показуху»

Фирдүс Тямаев концертында, бөтен нәрсәне вакыт юклыкка кайтарып калдыру – замана чире, дип ачыргаланып сөйләгән.

 “Безнең әти-әнигә карата хөрмәт юк, алар безне көйли, алар безнең тормышны хәстәрли. Без аларның көен көйләмибез. «Туганлык» дигән җеп өзелде. Әйдәгез, элекке Сабантуйларны искә төшерик әле: туганнар кайта иде, учак ягып, бәрәңге пешереп, гармун тартып, кич утырып, җырлап-биеп, өйгә кайтып идәнгә тезелешеп ятып, иртән мунча ягып… Нинди матур вакытлар бар иде!..

Хәзерге Сабантуйларны карагыз инде… Безне чакыралар да, без кычкырабыз, сикерәбез дә – шуның белән шул. Хәзер бөтен бәйрәм «на показуху». Хәзер беркем уенга чыкмый, ат чабышына бармый. Хәзер бетте андый нәрсә. Хәтта безнең уеннарда да «показуха» китте хәзер. Карарлык…, менә косасы килә, карап. Чын дустыңны әйтәсе дә юк. Байлар – байлар белән, хәерчеләр – хәерчеләр белән, алар күптән бүленде.

Бер нәрсәне аңламыйм, мин чыннан да аңгырадыр, име? Соңгы 10 елда, бәлки, күбрәктер, балаларны психологка йөртә башладык. Безнең балалар белән психолог шөгыльләнә! Чит кеше. Ник без үскәндә безнең белән бернинди психолог эшләмәде? Әти чыбыркы белән китереп сыдыра да иде, кочаклый да, үбә дә иде. Без балаларга игътибар бирмибез, безнең вакыт юк, без балаларга телефон тоттырдык. Безнең балаларны «нянькалар» – ят кешеләр карый. Безнең балаларны әбиләр карамый, әниләре карамый, чөнки «вакытыбыз юк»», – дип сөйли җырчы.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев