«Фәридә – Алсу» дуэты солисты Фәридә Әхмәтшина озын толымын кистергәнме?
Җырчы озын толымын кыска итеп җыеп куйганмы, әллә кистергәнме икән...
«Фәридә – Алсу» дуэты солисты Фәридә Әхмәтшина быел туган көнен яңа статуста – Татарстанның халык артисты буларак билгеләп үтә, дип яза «Интертат».
Ул яңа образда – матур чәчәкле күлмәк кигән, яңа прическа ясаткан. Җырчы озын толымын кыска итеп җыеп куйганмы, әллә кистергәнме икән...
«Карагыз әле! Курчак! Сөбханалла! Фәридә, котлыйм!» – ди җырчы Лилия Муллагалиева.
«Мин сине шундый көттем. Лилиям генә килмәде инде, дим», – диде Фәридә.
«Ничек килмим инде?! Мин – иң еракта яшәүче», – ди җырчы, залга узып.
Кунаклар арасында танылган җырчылар Айгөл Бариева, Ләйсән Мәхмүтова һ.б. күренә, бәйрәмне Мөнир Рахмаев алып бара.
Видео: Лилия Муллагалиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев