Хезмәт

Балтач районы

16+
Эстрада йолдызлары

Фирзәр Мортазин: «Мин беркемгә дә берни тиеш түгел»

21 гыйнварда Татарстанның атказанган артисты, популяр композитор Фирзәр МОРТАЗИН күркәм юбилеен — 60 яшьлеген каршылый. Шушы уңайдан юбилярның үзен күреп сөйләштек.

Аралашу вакытында җырчы-композитор янә бер тапкыр гадилеге, ачыклыгы, ихласлыгы белән сокландырды. Кызулыгы, көчле темпераменты, юмор хисе, ут-ялкыны — барысы да бергә аның.

— Фирзәр абый, сез бу көннәрдә юбилей алды мәшәкатьләре белән йөрисез. 60 яшьлегегезне ничек каршы аласыз: «Әле барысы да алда», — дип уйлапмы, әллә инде: «Гомер үтте», — дип уйга чумыпмы?
— Гадәттә, күпләр үзләренең түгәрәк даталары алдыннан: «Ярты гомер генә яшәлде әле. Барысы да алда», — дияргә ярата. Алар ялганлый! 60 тулганда, нинди алдагы тормышны уйлыйсың инде монда, Зөһрә? (Рәхәтләнеп көлә). Кирәкле уңыш җыеп алынган, гомернең бөтен матур вакыты үткән инде. Без хәзер яңа елдан соң витамины беткән алма төсле. Тик менә йөрәкне генә алдап булмый! Ул һаман да 30да, ләкин яшь бара бит. 60 яшь — кеше гомеренең шактый саллы чоры. Шуңа күрә, алдагы көннәргә ниндидер зур өметләр баглыйм, дип, кешене алдыйсым килми. Ходай күпме гомер бирә, шуны матур итеп яшәргә язсын иде дип телим.

 

Автор: Зөһрә Садыйкова

Чыганак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар эстрадасы