Гүзәл Уразовага җырын интернеттан алырга кушканнар
«Бу җырны интернет киңлекләреннән хуҗалары алып атарга кушканнар иде. Болай гына басып җырлап куйган идем. Ярамый икән…
Җырчы Гүзәл Уразова автор-башкаручы, шагыйрь, язучы Зөлфәт Хәкимнең иң популяр җырларының берсе булган «Нәрсә булды сиңа бүген» җырын башкарып, видео яздырган булган. Тик Гүзәл җырның көй һәм сүз авторыннан рөхсәт сорап тормаган икән. Шул сәбәпле, проблемаларга юлыккан, дип яза «Интертат».
«Бу җырны интернет киңлекләреннән хуҗалары алып атарга кушканнар иде. Болай гына басып җырлап куйган идем. Ярамый икән…
Соңрак шалтыратып, башка челтәрләргә таралган видеоларны да алып ташларга куштылар. Мин ул аккаунтларга хуҗа түгел бит. Һәрберсенә үзем үтенеп язып чыксам гына инде…» – дип аптырашын белдерә Уразова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев