Хезмәт

Балтач районы

16+
Эстрада йолдызлары

Илгиз Шәйхразиев шизофрения белән “авырый”?

Татар эстрадасында иң үзенчәлекле образлы җырчыларны берсе - Илгиз Шәйхразиев. Аның иҗаты да, киемнәре дә, үзе дә башкалардан аерылып тора

- Илгиз, күп кешене борчыган сорауны бирим әле. Ни өчен сез ике төрле носки киясез?
- Беләсезме, мин ул носкиларның парларын эзли-эзли ардым. Алар 350ләп пар бардыр. Бүләк иткән әйберне кимәсәң дә, дөрес түгел. Дусларым ни өчендер төрледән-төрле носкилар бүләк итте. Анда чәчәк, куян төшерелгәннәре дә бар. Төсләрен әйтеп тә тормыйм. Юганнан соң парларын эзләп ардым, шуңа ничек эләгә, шулай киям. Күптән түгел генә бер фәнни мәкаләгә тап булдым әле. Бер галим: “Төрле носки кию шизофрениянең бер билгесе”, - ди. Бу сүзләр кызыксынуны тагын да арттырды. Алга таба минем белән нәрсә булыр икән? Бик күңелле көннәр көтә бугай мине (көлә). Яңа җырлар иҗат итәргә бу хәл илһамландырадыр да, бәлки. Сау-сәламәт булырга язсын инде.

- Сәхнә образларыгыз бик үзенчәлекле. Ә гадәти тормышта нәрсә кияргә яратасыз?
- Гап-гади кием киям. Нәрсә табам шуны: бәләкәйме, зурмы – мөһим түгел. Ә сәхнәгә килгәндә, барыбер тамашачы янына чыгасың, шуңа образ өстендә эшләргә кирәк. 

- Сәхнә образлары ясау кыйммәткә төшәме?
- Төрле киемнәр алып бер-берсенә килешле итеп образ буларак та җыябыз. Махсус сәхнә өчен тектергән киемнәр дә бар. Дөресен әйткәндә, татар эстрадасында җырчылар бик матур киенә. Шыксыз әйберләр кия торган заман үтте. Хатын-кызларның киемнәре мәсәлән, зәвыклы да, шул ук вакытта игътибарны да җәлеп итә торган. Минем дә хезмәттәшләремнән артта каласы килми, шулай ук аларга охшарга да тырышмыйм.

- Шулай да кем белән илһамланасыз?
- Дуслар, тирә-юнь, якыннардан илһам алам. Кемнәндер шәп фикер ишетсәм дә, атналар дәвамында шуның турында уйланып йөрим. Уйларга бирелергә яратам. Чын иҗат кешесендә иҗат барыбер аның эчендә туадыр. Әйе, тирә-юньне күзәтәбез, әмма бу күргәннәрне үзебез аша үткәреп яңа, бөтенләй башка әйбер тәкъдим итәбез. Тыштан гына эзләгәннәр инде кемнеңдер җырын кабатлыйлар, йә үзләренең үк җырларын кат-кат кабатлап “яңа” дип чыгаралар. 

- Бер көйгә язылган җырларга ничек карыйсыз?
- Артист та, беренче чиратта, кеше. Мәсәлән, артистның җыры уңышлы булса, шуңа ук охшатып җыр чыгару - уңышны ныгыту теләге белән дә бәйле булырга мөмкин. Автор-башкаручыларга килгәндә, бәлки, җырчы бер стильдә генә җырлар иҗат итә беләдер? Минем беркемне дә гаеплисем килми. Автор-башкаручылар андый очракта иҗатны төрләндерү өчен композиторларга мөрәҗәгать итә. Ирексездән генә әнинең сүзләрен искә төшердем әле. Берәр атаклы  җырчы начаррак җыр чыгарса: “Үзе язгандыр әле”, - дия иде (көлә). Шулай да бертөрле җырлар чыгару иҗатка игътибар итмәүнең бер билгеседер. Күпләр мал артыннан куа.  Аңлыйм, ансыз да яшәп булмый. Әмма кайбер җырчыларның альбомнарын тыңлаганда үземне банкетта утырып торган кебек хис итәм. 

- Чын иҗатны күпләр кабул итмәскә дә мөмкин бит. Кайбер җырлар үзенең тыңлаучысын 20 елдан соң гына таба. 
- Дөресен әйткәндә, мин җырларны кемгәдер атап язмыйм. Алар үзеннән-үзе туа. Беләм, җырларым өлкән яшьтәге тыңлаучыларга ошамаска мөмкин. Мәсәлән, андый жанр татар эстрадасында кулланылмый. Шулай да, җырны язам, үзем тыңлап йөрим. Аннан вакыты җиткәч кенә тамашачыларга тәкъдим итәм. Икенче юнәлеш тә бар. “Сәләт” өчен җырлар язабыз. Анда инде шул мохитне, балаларны күздә тотып иҗат итәм. Җырларның танылуына килгәндә инде, тамашачылар күңеленә үтеп керсәләр бик шат булам. 20 елдан соң гына түгел, хәзер үк танылсалар да каршы килмим.

Илгизә Галиуллина

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев