Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Эстрада йолдызлары

Илсөя Бәдретдинова: «Чәйне дә вакытында эчәргә кирәк»

Комментарийларда халык җырчы белән килешкән, бу фикерне матур итеп тамашачыга җиткерүенә сокланганнар

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге сәхифәсенә концертыннан өзек куйган. Җырчы һәр нәрсәне бүген эшләргә, вакытында эшләп калырга чакыра.

«Минем мәктәптәге укытучым: „Чәй ясап куйдым да 2 минуттан әйләнеп килдем, суынган, хәтта чәйне дә вакытында эчәргә кирәк“, — ди. Вакытында чәйне дә эчәргә кирәк...

Хәзер мин төркемемдәге егетләргә аңлатам, яратасың икән, соң әйт инде бүген. Чөнки иртәгә башка кеше килеп әйтә дә, бу дивана ияреп китә. Күпме көтәргә була инде аны. Әйтерсең лә кешенең 2 гомере бар.

Гафу сорарга кирәк икән, анысын да бүген сорарга кирәк. Гафу итәме, юкмы? Аермасы юк! Авызын салындырып торсын, ә син гафу сора. Өстеңнән таулар төшеп киткән кебек булсын!

Миңа журналистларның яратып бирә торган соравы бар. „Сез ничек гел яхшы кәеф белән йөрисез?“ — дип сорыйлар.

Ә нишләп минем кәефем начар булырга тиеш соң әле? Минем аяк-кулым исән-сау, минем концертларда йөрерлек кәефем бар. Мин иртәгә нәрсә булачагын белмим, ишәк белсен. Миңа бүген „кайфово“. Минем бүген яшисем килә, минем бүген җырлыйсым килә. Миңа иртәгә кирәкми, миңа бүген кирәк», — дип сөйләде җырчы.

Интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илсөя Бәдритдинова