Хезмәт

Балтач районы

16+
Эстрада йолдызлары

Илсөя Бәдретдинова: «Сәхнәдән китәр вакытыбыз җитә»

Бөтен табигать кануннары буенча, эстрадага яшьләр килергә тиеш

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова ТНВ каналында дөнья күрә торган «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында сәхнәдән китәр вакытлары җитүе турында әйткән, дип яза «Ватаным Татарстан».

  – Күп коллегаларым килешмәс тә минем белән. Бүгенге көндә безнең дә, концертларга зал тутырып йөри торган артистларның, сәхнәдән китәр вакытыбыз җитә. Кеше күпме генә сикерсә дә, үзеннән биегрәк сикерә алмый. Ул һаман шундый. Әйе, безнең иҗатны ярата торган кешеләр калачак.

Бөтен табигать кануннары буенча, эстрадага яшьләр килергә тиеш. Бу — нормаль күренеш. Монда бер-береңә аяк чалулар урынсыз, чөнки аның мәгънәсе юк, ул барыбер шулай булачак. Безгә кадәр дә күп җырчылар булган, бездән соң да булмый калмый. Яшьләргә шатланам гына», — дигән Илсөя Бәдретдинова.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев