Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада йолдызлары

«Кеше гомерен ике сарыкка сатып киткән бит ул... Ярый таптыгыз, кызым»

Әтине Әлмәтнең Васильевка дигән авылында урнашкан ферма абзарында тапты, дип язды Гөлинә социаль челтәрдә.

Райондашыбыз, журналист, шагыйрә Гөлинә Шәйхинең әтисе табылуы турында язган идек

Гөлинә социаль челтәрләрдә менә нәрсәләр дип хәбәр итте: — Әти югалгач, авыл төркеменә: «Күрмәдегезме, Әлмәткә эшкә китүче кеше юкмы?» дип сорап яздык. Беркем җавап бирмәде. Эзләү башлангач кына бүген: «Шунда күрдек, монда күрдек», — диләр.

Әтине Әлмәтнең Васильевка дигән авылында урнашкан ферма абзарында таптык. Шунда эшләргә алып барып ыргыткан бер кеше кушуы буенча икенчесе. Биш көн әти шунда яшәгән. Әтинең гомерен ике сарыкка сатканнар!

— Үлеп калырмын инде шушында дигән идем, – дигән Рафаэль абый машинага утыргач.

 — Нишләп алай уйладың?

— Таба алмаслар, сез кызларымны да, Бөрбашны да күрә алмам дигән идем. Кайлардан эзләп таптыгыз, кызым? Ничә километр бу җир Бөрбаштан?

— Әлмәтнең бер авылы, әти.

— Кайда? ...Кеше гомерен ике сарыкка сатып киткән бит ул... Ярый таптыгыз, кызым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөлинә Шәйхи