Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Эстрада йолдызлары

«Ул минем әнинең яшь чагын хәтерләтә»

Райондашыбыз, Борнак егете, алып баручы, шагыйрь Ренат Галиәскәров йөргән кызы Айгөлгә кияүгә чыгарга тәкъдим ясавы турында язган идек инде.

- Ренат, тормышыгыздагы куанычлы вакыйга белән тәбрик итәргә дип шалтыратуым иде. Тиздән татар тагын бер асыл буйдагын югалтачак. Бу адым – озак уйланылган адым идеме? Тәкъдим ясарга озак кыймый йөрдегезме?

- Тәкъдим ясау бераз дулкынландыра икән, уен-муен эш түгел. Бардым да бер куркусыз тәкъдим ясадым, дип әйтеп булмый. Ләкин Айгөлне күрү белән үк, «бу – минем кешем» дигән уй булган иде. Шуңа күрә бу – йөрәк кушуы буенча, шул ук вакытта уйлап эшләнгән адым.

- Ни өчен тәкъдимне нәкъ менә Балтачта һәм Илсөя Бәдретдинова концертында ясадыгыз?

- Минем сюрприз ясыйсым килгән иде Айгөлгә. Әлеге вакыйганың романтик өлеше дә булырга тиеш бит инде аның. Ничектер барысы да туры килде. Мин башта Айгөлне өйгә алып кайтып, якыннарым белән таныштырдым, шул ук көнне кич белән концертта тәкъдим ясадым.

- Тәкъдим ясар алдыннан «кире какмасмы икән» дигән курку хисе булмадымы?

- Аның хәтле ук курку булмады. Мин аның «әйе» дип әйтәчәгенә 99 процент ышана идем.

- Айгөл белән кайда, ничек таныштыгыз? Озак очрашып йөрдегезме?

- Без ярты ел очрашып йөрибез. Танышуыбыз да бик гади генә булды – интернетта.

- Әле һаман да бармы ул интернет аша танышу?

- Юк, танышу сайтларында түгел. Социаль челтәрләрдә фотосын күрдем дә яздым. Ул җавап бирде. Шулай аралаша башладык.

- Ул сезнең популяр кеше икәнлегегезне белә идеме?

- Без танышып, аралаша башлагач кына белде. Аның мине күргәне булган. Мин язгач, «бу – Ренат Галиәскәр бит әле» дип уйлап куйдым диде. Әмма минем фанатым түгел иде.

- Айгөл турында сөйләгез әле.

- Айгөл турында сөйлисем килми, дөресен әйткәндә.

- Шулай да, кайсы яклары белән җәлеп итте ул сезне?

- Ул бик акыллы, чибәр һәм, иң мөһиме, минем әнинең яшь чагын хәтерләтә.

- Бәлки ул да – иҗат кешеседер, образы белән шундый нечкә күңелле, хисле кызга охшаган.

erid: 2VtzqwTSgT9

- Юк шул, иҗат кешесе түгел. Башка өлкәдән.

- Баштарак «Ренат абый» дип йөрде, дип сөйлисез. Яшь аермагыз шактыймы әллә?

- Яшь аермасы бераз бар, әйе. Тик Ринат Рахматуллин белән хатыныныкы хәтле үк түгел.

- Тәкъдим ясаганда, шаян формада булса да, Айгөлгә үзеңнең таләпләреңне әйтәсең. 2 йомыркадан тәбә кыздырып бирергә, кичләрен аш пешереп көтәргә һәм башкалар. Әгәр Айгөл алай яшәргә ризалашмаса?

- Ризалашмаса, башкача яшисе була инде (көлә). Монда барысы да бик гади.

- Әти-әниләре, якыннары белән таныштыгызмы инде?

- Инде күптән. Айгөл белән икенче очрашуда ук әнисе белән күрешеп сөйләшкән идем.

- Кулын сорарга барачаксызмы?

- Әлбәттә, барлык гореф-гадәтләрне дә үтәячәкбез.

- Никах, туйлар кайчанрак көтелә?

- Әле билгеләргә өлгермәдек. Миңа калса, Айгөл төне буе йоклый алмыйча чыгып, иртәнге якта гына йоклап китеп, әле һаман да йоклый булса кирәк. Ул турыда утырып сөйләшергә вакыт та булмады. Шулай ук тәкъдим ясаганчы туй турында сөйләшә башлау да дөрес булмас иде.

- Ренат, өйләнергә бер дә ашыкмадыгыз. Бу – сайлану идеме, әллә инде бөтен җирем җитеш булганнан соң гына гаилә корам дип, аңлы рәвештә чигерелеп килгән адыммы?

- Бу – сайлану да түгелдер, үземнең кешемне тапканчы йөрү генә булгандыр, дип әйтәсе килә.

- Рәхмәт, Ренат, гомерлек мәхәббәт телибез сезгә!

Гөлназ Хәбибуллина

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ренат Галиәскәров

erid: 2VtzqwTSgT9