«Великолепный век» йолдызын төрмәгә утыртканнар?
Актер суд карарына шикаять бирергә хокуклы
«Великолепный век» сериалында Солтан Сөләйманны уйнаган төрек актеры Халит Эргенч төрмә җәзасына хөкем ителгән. Бу хакта Татар-информ яза.
Истанбул суды аны ялган күрсәтмәләр бирүдә гаепле дип тапкан. Актерга 1 ел 10 ай һәм 15 тәүлеккә иректән мәхрүм итү җәзасы бирелгән. Гаепләү ягы ике ел һәм өч ай сораган булган. Әмма суд Эргенчның моңа кадәр закон белән проблемалары булмавын исәпкә алган.
Актер суд карарына шикаять бирергә хокуклы.
Эргенч 30 дан артык фильмда төшкән. Ул «Великолепный век», «Моя Родина – это ты», «Отец и сын» һ. б. картиналардагы рольләре белән таныла.
Фото: «Великолепный век» сериалыннан кадр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев