Хезмәт

Балтач районы

16+
Эстрада йолдызлары

Зөлфәт Зиннуров кызы өчен борчыла. Ни булды?

Иң беренче чиратта – баланың теләге. Вокал гына түгел, сольдфеджио, музыкаль әдәбият, уен коралларында уйнау

Популяр алып баручы, җырчы Зөлфәт Зиннуров үзенең сәхифәсенә олы кызы Зәлиянең мәктәп сәхнәсендә җырлаган видеосын куйган һәм дусларыннан киңәш сораган, дип яза «Интертат».

«Иптәшләр, мин олы кызым Зәлия өчен борчылам. Нишләргә? 8 нче сыйныфта укый. Вокал белән шөгыльләнүне дәвам итәргәме? Дәвамын дәвам итәрбез, анысы, ләкин тормышын җыр, сәхнә белән бәйләүдән өмет бармы?» – дип язган ул.

Язылучылары һәм сәхнәдәш дусларының фикерләре төрле. Мәсәлән: «Бик матур тембр», – дигән Эльмира Кәлимуллина. Зәринә Хәсәншина да: «Бик матур җырлый, дәвамлы булсын», – дип язып калдырган.

«Иң беренче чиратта – баланың теләге. Вокал гына түгел, сольдфеджио, музыкаль әдәбият, уен коралларында уйнау. Профессиональ белем алу, музыка көллиятенә керү. Шуннан билгеле була инде, телиме бала бу һөнәрдә калырга, әллә теләмиме. Зәлиянең тавышы матур, тембры аерылып тора. Сулыш алу өстендә эшләргә кирәк. Бу – кыскача киңәшләр генә, Зиннур. Әти-әнинең хезмәте дә мөһим, без әле дә икәүләп чабабыз. Кеше итәм дип, һөнәре булсын, дип. Уңышлар сезгә», – дигән үзенең дә кызы шушы юнәлештә баручы Гөлнара Габидуллина.

Алия Исрафилова исә: «Берәр нормаль эштә эшли торган һөнәр тәкъдим итәр идем. Үзе яраткан эш булсын инде, һәрхәлдә. Иң авыр эш – яратмаган эш», – дип киңәш иткән Зөлфәткә. «Кирәкмәстер, сезнең балалар тыйнак һәм кысалар эчендә үсә бит. Ә сәхнә әрсезлек сорый», «Җырлау хоббие булып калсын. Башка төр һөнәр үзләштерү дә кирәк», – дигән фикерләр дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев