Сарымсакның порошогын ничек ясарга?
Ул караңгы урында берничә ай саклана
Сарымсак кибә башласа, аннан порошок ясап куярга була. Моны ничек эшләргә?
Сарымсакны пластинкалап турарга һәм пергамент җәелгән табага таратып салып, 40-50 градус кызулыктагы духовкада киптерергә кирәк. Духовкадан алып, 45 минут тотыгыз, кибеп җитмәгән кебек булса, тагын духовкада киптереп алыгыз, дип яза «Ирек мәйданы».
Кипкән сарымсак кулда уганда ватылырга тиеш. Аны кофетарткычта ваклагыз. Ваграк кирәк булса, эрерәк иләктән иләргә мөмкин.
Сарымсак порошогын коры банкага тутырып, капкач белән ябып куегыз. Ул караңгы урында берничә ай саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев