2026 елда пенсияләр кайчан индексацияләнә?
2026 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләре ике тапкыр индексацияләнәчәк – февральдән һәм апрельдән, дип белдерде вице-премьер Татьяна Голикова
Голикова аңлатканча, февральдән пенсияләр инфляция процентына артачак, ә апрельдән тагын бер тапкыр корректировка ясалачак, дип яза «Шәһри Казан».
«Бу пенсияләрне сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк», – ди ул.
Голикова шулай ук 2024 елда ярлылык дәрәҗәсе тарихи минималь күрсәткечкә – 7,2 процентка кадәр кимүен хәбәр итте. «3036 елга бу күрсәткечне 5 процентка кадәр җиткерергә кирәк». Ярлылык, нигездә, халыкның реаль керемнәрен үстерү исәбенә кими. 2024 елда ул 8,4 процент тәшкил иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев