Хезмәт

Балтач районы

16+
Финанс грамотлылыгы

Белгечләр «югалган» пенсияне кире кайтару ысулы турында аңлатты

Узган гасырның 90нчы елларында күп кенә эшкуарлар документларны юк итте

Узган гасырның туксанынчы елларында эш стажы турында документларын югалткан һәм бүген аз күләмдә пенсия алучы россиялеләрнең түләүләрне арттыру мөмкинлеге бар, дип яза Ватаным Татартсан.

Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб Ura.ru порталына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Узган гасырның 90нчы елларында күп кенә эшкуарлар документларны юк итте. Шуның аркасында гражданнарның эш стажы теркәлмәгән, нәтиҗәдә аларга пенсия аз түләнә.

«Россия Пенсия фонды, гадел хөкем органы карары буенча, пенсияне тармактагы уртача хезмәт хакы нигезендә исәпләячәк, пенсия балларын, стажны да исәпкә алачак», — дип белдерде парламентарий.

Бессараб сүзләренчә, стажны раслау өчен теләсә нинди документ кулланырга мөмкин. Аерым алганда, суд кешенең хезмәттәшләренең дәлилләрен дә игътибарга ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев