Хезмәт

Балтач районы

16+
Финанс грамотлылыгы

Бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы 10 процентка артачак?

2026 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме 27 093 сумга кадәр артачак

Татарстанда 2026-2028 елларда бюджет өлкәсе, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт хакы елына якынча  10 процентка артачак, дип яза «Ватаным Татарстан».

Бу хакта республиканың икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты утырышында сөйләде, дип хәбәр итә төбәк парламентының матбугат хезмәте.

Ә 2026 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме 27 093 сумга кадәр артачак. Татарстанда хезмәт хакы түләү фонды шушы ике факторны исәпкә алып планлаштырылган, диде  ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев