Декрет ялының түләнә торган чорын өч елга кадәр озайтырга тәкъдим иттеләр
Ул әлеге инициативаны хуплавын ассызыклады
Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата, ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина түләүле декрет ялын өч елга кадәр озайту идеясен хуплады.
Аның сүзләренчә, әлеге тема дәүләтнең туучылар санын арттыру белән кызыксынуына бәйле рәвештә күтәрелә. Останина билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләне бер тапкыр түләү хисабына гына хәл итеп булмый.
Моннан тыш, депутат ассызыклаганча, декрет ялының вакыты, Россия законнары нигезендә, хәзерге вакытта өч ел тәшкил итә, әмма дәүләт аларның бары тик бер ярым гына түли.
«Әгәр бу түләүле чорны [срокка] өч елга ясасаң, минемчә, бу бик күп хатын — кызларны бу чорда тагын бер бала табарга этәрәчәк», — дип ассызыклады ул ТАСС белән әңгәмәдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев