Хезмәт

Балтач районы

16+
Финанс грамотлылыгы

Эшләмәгәннәр картлык көнендә нинди пенсия ала?

2024 елда эшләмәүчеләргә һәм стажы булмаганнарга минималь пенсия күләме 7 689,83 сум тәшкил итте

Сорау: «Хәзер яшьләрнең  күбесе рәс­­ми теркәлмичә генә эшләп йөри. Эшләмәүчеләр дә байтак. Алар картлык    киләчәге турында бе­лә­ләр­ме икән? Ишетүемчә,  хезмәт  стажы булмаган  кешеләргә бернинди дә  пенсия түләнми  икән. Бу чыннан  да, шулаймы?»

Җавап: «Гомер буе  бер  көн дә рәсми рәвештә эшләмәгән  кешегә социаль  пенсия генә тү­ләнәчәк. Бу таләп шулай  ук хезмәт стажы 15 елга тулмаган  кешегә дә  кагыла. Әйтик, гомер буе 8 генә ел эшләгән кешегә картлык буенча иминият пенсиясе тү­ләнмәячәк. Ул  социаль  пенсиягә генә хокуклы. Шуңа  күрә яшьләр 15 ел  хезмәт стажы җыю турында бүгеннән  уйларга тиеш.

2024  елда эшләмәүчеләргә һәм стажы тулмаганнарга   минималь  пенсия   күләме 7 689,83  сум тәшкил итте. Әмма социаль пенсия ир-атларга – 70, хатын-кызларга 65  яшь тулганнан соң гына түләнәчәк һәм төбәктәге  яшәү  минимумыннан  ким була алмый. Татарстанда  ул 2024 елда 13135 сум иде. Димәк, социаль  пенсия шуннан  ким булмаска тиеш. Әгәр  кеше рәсми рәвештә эшкә  урнашса, социаль пенсия түләнми.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев