Хезмәт

Балтач районы

16+
Финанс грамотлылыгы

Эшләмәүче пенсиягә чыга аламы?

Әлеге сорауга Россия Социаль фондының Татарстан идарәсеннән җавап бирәләр

Беркайда да эшләмәүче пенсиягә чыга аламы? Стажы булмаган кеше социаль пенсия алырга гына хокуклы, дип ишеттек. Ул ничә сум? Лаеклы ялга чыгу өчен ничә ел стаж кирәк? Ул стаж ничек исәпләнә?

Әлеге сорауга Россия Социаль фондының Татарстан идарәсеннән җавап бирәләр.

— Картлык буенча бирелә торган социаль пенсия лаеклы ялга чыгарга стажы, пенсия коэффициенты җитәрлек булмаган кешеләргә билгеләнә. 2025 елда картлык буенча пенсиягә чыгу өчен кимендә 15 ел стаж, 30 пенсия коэффициенты таләп ителә. Шунысы да бар, социаль пенсияне биш елга соңрак билгелиләр, дип яза «Ирек мәйданы».

Әйтик, 2026 елда картлык буенча пенсиягә чыгарга тиешле хатын-кызлар социаль пенсияне — 64, ир-атлар 69 яшьтән генә алырга хокуклы. 2028 елдан исә хатын-кызлар — 65, ир-атлар 70 яшьтән картлык буенча социаль пенсиягә дәгъва кыла алачак. Аның суммасы — быел 7733 сум. Бу сумма Татарстанда пенсионер өчен каралган яшәү минимумы дәрәҗәсенә, ягъни 12 963 сумга кадәр җиткерелә.

Пенсия стажлары, коэффициентлар кешенең хезмәт хакына, күпме ел эшләгәненә карап исәпләнә. Шулай ук хезмәт эшчәнлегеннән тыш, иминият стажына түбәндәге чорлар да керә: 1,5 яшькә кадәр бала карау (берничә бала табучыларга килгәндә, декрет ялларының гомуми стажы иң күбе алты ел исәпләнәчәк); инвалид баланы, I төркем инвалидны яки 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерны рәсми рәвештә караган еллар; хәрби хезмәт узган вакыт һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев