Эшләүче пенсионерларның иминият пенсиясе яңадан исәплиләр
Агымдагы елның гыйнварыннан бер пенсия коэффициентының бәясе 145,69 сумга тигез
2025 елның августында эшләүче пенсионерларның иминият пенсиясе яңадан исәпләнәчәк. Бу 2024 елда рәсми рәвештә эшләгән һәм эш бирүчеләр иминият взносларын түләгән кешеләргә кагыла. Яңадан исәпләү автомат рәвештә башкарылача, дип яза Татар-информ.
Бу очракта өстәмә акча моннан алдагы календарь ел өчен исәпләнгән пенсия баллары санына бәйле. Хезмәт хакының күпме булуына карамастан, эшләүче пенсионер өчтән артык шәхси пенсия коэффициенты җыя алмый.
Агымдагы елның гыйнварыннан бер пенсия коэффициентының бәясе 145,69 сумга тигез.
Яңадан исәпләнгән пенсия августтан килә башлый. Чынлыкта түләү датасы яшәү урынына бәйле - гадәттә бу айның 3сеннән 25енә кадәр була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев