Җитәкчеләр хезмәт хакын 20 проценттан да артыкка киметә алмаячак
Депутат бу мәсьәләнең ни өчен күтәрелүенә дә җавап биргән
Эш бирүче дисциплинар җәза вакытында хезмәткәрнең хезмәт хакы күләмен 20 проценттан артыкка киметә алмаячак. Тиешле закон проектын Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты икенче укылышта кабул итәргә киңәш итте. Бу хакта "РИА Новости«га комитет башлыгы Ярослав Нилов сөйләгән.
«Эш бирүче (профсоюз фикерен исәпкә алып) премия күләмен дисциплинар җәза кулланылган чор өчен генә киметә алачак. Шул ук вакытта ул айлык хезмәт хакының 20 проценттан артыгына кагыла алмаячак. Башкача әйткәндә, эш бирүче бер мәртәбә кылынган дисциплинар гаеп өчен хезмәткәрнең премиясен күп тапкыр кисә алмаячак», — диде ул.
Депутат бу мәсьәләнең ни өчен күтәрелүенә дә җавап биргән.
«Эш бирүчеләр закондагы җитешсезлекләр аркасында хезмәткәрне стимуллаштыручы түләүләрдән мәхрүм итү мөмкинлегеннән артык күп файдалана. Димәк, бер яктан, хезмәткәр мәнфәгатьләрен һәм аның керемнәрен якларга, ә икенче яктан — эш бирүчегә хезмәт бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен дисциплинар түләтүләр куллану хокукын саклап калырга мөмкинлек бирә торган нормалар механизмы кирәк», — ди депутат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев