Хезмәт

Балтач районы

16+
Финанс грамотлылыгы

Юрист май аенда кемнәрнең арттырылган хезмәт хакы алачагы турында сөйләде

Майда бәйрәм ял көннәре 8 көн дәвам итәчәк — 1 майдан 4 майга кадәр һәм 8 майдан 11 майга кадәр

Май бәйрәмнәрендә эшкә чыккан россиялеләр югары хезмәт хакы алырга мөмкин, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына Мәскәү Профсоюзлар Федерациясенең Хезмәт хокукый инспекциясе җитәкчесе урынбасары, Мәскәүнең мактаулы юристы Елена Рыбакова. Бу хакта РИА Новости яза.

Агымдагы елда производство календаре буенча майда бәйрәм ял көннәре 8 көн дәвам итәчәк — 1 майдан 4 майга кадәр һәм 8 майдан 11 майга кадәр. Кагыйдә буларак, бу көннәрдә биш көнлек график буенча эшләүчеләр ял итә.

«График буенча эшләүче оешмаларның хезмәткәрләре бәйрәмнәрдә сменалары туры килсә эшкә чыгалар. Шул ук вакытта хезмәт өчен арттырылган күләмдә түләнә. Димәк, май өчен аларның хезмәт хакы күбрәк булачак», - дип аңлатты эксперт.

Хезмәт кодексының 153 маддәсе нигезендә, ял көннәрендә яисә эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә эш өчен кимендә икеләтә бәя буенча түләнә. Биш көнлек график буенча эшләүчеләрне бәйрәмнәргә аларның ризалыгы белән генә эшкә җәлеп итә алалар, ә түләү эш вакытына бәйле.

Хезмәткәр теләсә кайсы вакытта бәйрәмнәрдә икеләтә түләү урынына ял алырга мөмкин, дип йомгаклады Рыбакова.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев