Хезмәт

Балтач районы

16+
Финанс грамотлылыгы

Юрист пенсия өчен югалган стажны раслау ысулын атады

Документлар гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә югалган булса (архивларда да сакланмаган), шаһитлар бөтен эш стажын раслый ала

Пенсия билгеләү өчен стаж хезмәт кенәгәсендә күрсәтелгән, ләкин ул югалган икән, эш елларын башкача расларга мөмкин. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Югары икътисад мәктәбе илкүләм тикшеренү университеты хокук факультеты деканы, профессор Вадим Виноградов сөйләде, дип яза РИА Новости.

Моның өчен хезмәткәрдә сакланып калган хезмәт килешүләре, керемнәр турында белешмәләр, салым декларацияләре, банк өземтәләре һәм башка документлар кирәк була.

Татар-информ язганча, аларны дәүләт архивларында, кеше эшләгән предприятие яки оешма архивларында алырга мөмкин. Кагыйдә буларак, хезмәткәрләр турындагы мәгълүматлар озак саклана, һәм аларны соратып алып була. Әгәр документлар җитди сәбәп аркасында югалган икән, сезнең белән бергә эшләгән шаһитларны җәлеп итәргә мөмкин.

Әгәр документлар гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә югалган булса (архивларда да сакланмаган), шаһитлар бөтен эш стажын раслый ала. Әгәр дә башка сәбәп аркасында, ләкин сезнең гаебегез булмаса, шаһитларның үзләре дә шул ук эш бирүчедә һәм шул ук чорда эшләү турында документлары булырга тиеш», - дип кисәтте Виноградов.

Бу очракта пенсия өчен таләп ителгән стажның яртысын гына расларга мөмкин булачак, дип йомгаклады ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев