Хезмәт

Балтач районы

16+
Финанс грамотлылыгы

Хатын-кызларның эш көнен бер сәгатькә кыскартырга тәкъдим иттеләр

Хатын-кызларга гаиләләренә яки гаилә корырга вакытлары күбрәк калсын өчен, хезмәт хакын саклап, эш көнен бер сәгатькә булса да кыскартырга диелде

Бу фикерне Дәүләт Думасы депутаты Игорь Антропенко әйткән дип яза ТАСС агентлыгы.

«Эштән кичке алтыда чыгып, балаларны шушы вакытта, кайвакыт хәтта иртәрәк тә башлана торган түгәрәкләргә алып барырга җитешү бик авыр», — дигән ул.

Депутат фикеренчә, нәтиҗәдә, кыз балалар арыган әниләрен күрә, үзләренең дә шундый булуын теләми һәм әлбәттә «балалар да булмаячак» дигән фикергә килә.

Моннан тыш, хәтта хатын-кызның гаиләсе һәм балалары булмаса да, аңа тәүлегенә артык буш сәгать кирәк, дип саный Антропенко. «Демографияне арттыру мәсьәләсе тора, ә яшь кыз көнен эштә уздырып, соңыннан арып-талып өенә кайтканда шәхси тормышын җайларга каян вакыты булсын?» — дигән ул.

«Хезмәт хакын саклап, гүзәл затларыбызның эш көнен, бер сәгатькә генә булса да кыскартуны актуаль һәм вакытлы дип саныйм», — дип йомгаклады Дәүләт Думасы депутаты.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев