Хезмәт министрлыгы Татарстанда ел башыннан уртача хезмәт хакы ничек үзгәрүен әйтте
46 мәйданчыкта 300дән артык эш бирүче 8,5 мең вакансия тәкъдим итәчәк
Бүгенге көндә Татарстанда уртача хезмәт хакы 83 мең сум тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.
«Узган елдагы кебек үк, быел да үсеш күзәтәбез. Ел башына әлеге күрсәткеч якынча 70-78 мең сум тәшкил итә иде. Узган ел белән чагыштырганда үсеш бераз акрынайды, шулай да дәвам итә», — диде ул.
Таҗетдинова мәгълүматларына караганда, 27 июньдә Татарстанда «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабында предприятиеләр эш эзләүчеләргә 80 мең сумнан башлап хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр тәкъдим итәчәк.
«Дәүләт секторы да тәкъдим ителәчәк, ул бераз түбәнрәк хезмәт хакы тәкъдим итә», — дип билгеләп үтте ул.
«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы Татарстанда 27 июньдә узачак. 46 мәйданчыкта 300дән артык эш бирүче 8,5 мең вакансия тәкъдим итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев