15 яшьлек питбайкерны һәм 17 яшьлек «Лада» йөртүчесен тотканнар
Яшүсмернең ата-анасына карата бала сәламәтлегенә зыян китерүне кисәтү чараларын тәэмин итүгә карата таләпләрне үтәмәү турында беркетмә төзелгән
Лениногорскида ике яшүсмерне тотканнар: берсе җиңел машина, икенчесе питбайк белән идарә иткән, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«ВАЗ-2114» җиңел машинасында барган 17 яшьлек егетне Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 24 май иртәсендә табалар. Аңа машина йөртү хокукыннан башка автомобиль белән идарә итү турында административ беркетмә төзелде. Яшүсмернең ата-анасына карата бала сәламәтлегенә зыян китерүне кисәтү чараларын тәэмин итүгә карата таләпләрне үтәмәү турында беркетмә төзелгән. «Лада»ны штрафстоянкага урнаштырдылар.
Моннан тыш, полиция хезмәткәрләренә питбайк белән йөртү хокукы булмаган килеш идарә иткән 15 яшьлек егет эләккән, дип билгеләп үтелә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә. Аның әти-әнисенә транспорт чарасы белән идарә итүне тиешле хокукы булмаган затка тапшыру турында беркетмә төзелгән. Аларга 30 мең сум күләмендә штраф яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев