«Камаз» йөртүчесе хәрәкәт башланыр алдыннан борылышта башка транспорт чаралары хәрәкәте өчен куркыныч тудырмавына инанмаган.
Алабугада «КамАЗ» машинасы 16 яшьлек яшүсмер идарә иткән мопед белән бәрелешкән. Аны хастаханәгә илтәләр, соңрак ул шунда вафат була. Бу хакта Алабуга Дәүләт автоинспекциясе «Яңа Кама» басмасына хәбәр иткән.
Юл-транспорт һәлакәте Алабуга-Гари-Абалач автомобиль юлында булган. «Камаз» йөртүчесе хәрәкәт башланыр алдыннан борылышта башка транспорт чаралары хәрәкәте өчен куркыныч тудырмавына инанмаган. Һәм 16 яшьлек яшүсмер идарә иткән мопед белән бәрелешкән.
16 яшьлек курьерны хастаханәгә озаталар, кызганыч, ул вафат булган.
Фото: elabuga-rt.ru
Нет комментариев