17 яшьлек кыз тюбингта шуганда һәлак булган
Юл хәрәкәте иминлеге

17 яшьлек кыз тюбингта шуганда һәлак булган

Кызларның берсе урында ук үлә, ә икенчесе реанимациягә авыр хәлдә китерелә.

Красноярскта 17 яшьлек кыз тюбингта шуганда һәлак булган.

Массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, кич белән ике дус кыз тюбингны танышларының автомобиленә беркетеп шуарга телиләр.

Хәрәкәт вакытында тюбинг каршы як полосага чыга һәм икенче машинага бәреле. Руль артында прокуратура хезмәткәре була.

Кызларның берсе урында ук үлә, ә икенчесе реанимациягә авыр хәлдә китерелә.


тюбинг

Нет комментариев