Авария нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган
Юл-транспорт һәлакәте кичә Чаллының Тынычлык проспектында булган. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, Hyundai Solaris автомобиленең 19 яшьлек йөртүчесе, Хәсән Туфан проспекты ягыннан Беляев урамына таба югары тизлектә хәрәкәт иткәндә, бордюрга бәрелеп, тимер койманы һәм агачларны аударган.
Авария нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган, аларны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев