Алты машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, яшүсмер хастаханәдә
Бәрелешү нәтиҗәсендә «Лада Гранта» әйләнеп капланган
Казанда Оренбург трактында 6 машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, дип яза «Татар-информ».
Ачыкланганча, «Ромашка бакчачылык ширкәте» тукталышы янында «МАЗ» йөк машинасы «Лада Гранта» автомобиленә, ә аннан соң тагын дүрт автомобильгә килеп бәрелгән.
Бәрелешү нәтиҗәсендә «Лада Гранта» әйләнеп капланган.
Автоинспекторлар аэропортка таба хәрәкәт итү кыенлашкан, дип кисәтә. Машина йөртүчеләргә Фермер шоссесы, Яңа Дәүләкәй һәм Мирный бистәсе аша юлдан барырга киңәш ителә.
«Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан билгеле булганча, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 15 яшьлек яшүсмер зыян күргән. Ул хастаханәдә.
Һәлак булучылар юк. Урында автоинспекторлар эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев