Юлларда сак булыгыз!
Бүген Лениногорск районында Volkswagen автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, каршы як полосага чыгып, Hyundai автомобиле белән бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, Hyundai шоферы вафат була, Volkswagen шоферы төрле тән җәрәхәтләре ала. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле маневрлардан тыелырга чакыра.
Нет комментариев