Авария: ике бала һәм олы кеше зыян күргән
Юл хәрәкәте иминлеге

Авария: ике бала һәм олы кеше зыян күргән

Авариядә өч кеше – җиңел машина йөртүчесе һәм иномаркадагы ике бала – биш яшьлек малай һәм өч яшьлек кыз зыян күргән.

Бүген иртәнге сигезенче яртылар тирәсендә Түбән Кама–Чистай трассасында Ачы авылы янында «Лада» автомобиле һәм Volkswagen внедорожнигы бәрелешкән.

«Татар-информ»га шаһитлардан билгеле булганча, «Лада» машинасы йөртүчесе каршы якка чыккан һәм Volkswagen автомобиле белән капма-каршы бәрелешкән. Ике машина да юл читенә очкан.

«Авариядә өч кеше – җиңел машина йөртүчесе һәм иномаркадагы ике бала – биш яшьлек малай һәм өч яшьлек кыз зыян күргән. Аларның барысын да хастаханәгә алып киттеләр», – дип сөйләде авария шаһитлары.

 


Нет комментариев