Юл-транспорт һәлакәтенең башка сәбәпләре ачыклана
Казанның Салмачы бистәсеннән чыгу юлындагы авариядә мотоциклчы һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Шаһитлар социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, урында ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре эшли. Юлның ике ягына да зур бөке барлыкка килгән.
Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә мотоциклчының үлемен расладылар. Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең башка сәбәпләре ачыклана.
Нет комментариев