Авария... балалар зыян күргән, үлүче дә бар (+фото)
Юл хәрәкәте иминлеге

Авария... балалар зыян күргән, үлүче дә бар (+фото)

Соңгы араларда бертуктаусыз яуган яңгырлар юлларда да куркыныч тудыра башлады.

Кичә Казан-Малмыж трассасының Иске Төрнәле авылы янында авария булган,  «Лада-Калина» һәм «Рено-Сандеро» машиналары кара-каршы бәрелешкән.

Зыян күрүчеләр арасында балалар да бар, тән җәрәхәтләре алучылар хастаханәдә, бер кеше үлгән.

Юлларда  сак йөрсәк иде, безне өйдә якыннарыбыз көтүен онытмыйк!

Фотолар социаль челтәрдән алынды.


Нет комментариев