Авария өч үсмернең гомерен өзгән
Юл хәрәкәте иминлеге

Авария өч үсмернең гомерен өзгән

Икесенең гомере өчен табиблар әле дә көрәшә.

Бу хәл Әбҗәлил районында булган. 5 нче декабрьдән 6 сына каршы төндә үсмерләр машинада китеп барганда каршыларына колыны белән ат килеп чыга. Яшь машина йөртүче алар өстенә менгән һәм юл читенә очып төшә.

Бәрелешү нәтиҗәсендә 15, 16 яшьлек ике үсмер шул урында һәлак булган. Берсе табиблар килгәч үлгән.

16 яшьлек ике кызның гомере кыл өстендә.

Тикшерү бу фаҗиганең сәбәпләрен ачыклаячак. 16 яшьлек үсмернең ни өчен руль артына утыруы турындагы сорау аның ата-анасына юлланачак, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: Уфа1.ру

Автор: Резеда Галикәева

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп Юл-транспорт һәлакәте

Нет комментариев