Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Автобабай бәйгесе

Бәйгенең җиңүчесе — Рәис Зыятдинов

Ел саен районыбызда «Автобабай» бәйгесе оештырылып килә.

Анда өлкән буын вәкилләре үзләрен сынап карый һәм сынатмый.

ЮХИДИ бүлеге, юл хәрәкәте иминлеге оешмасы, ДОСААФ беләни берлектә үткәргән конкурс ДОСААФ базасында башланып китте. Өлкәннәребез башта юл йөрү кагыйдәләрен белүдә үз белемнәрен тикшерсәләр, соңыннан машинада йөрү осталыкларын да күрсәттеләр. Бәйгенең җиңүчесе быел да үзгәрешсез калды, ул — Рәис Зыятдинов.

Рәис әфәнде үзенә тиңнәр булмавын һәм 35 елдан артык яшьшоферларның инструкторы булып юкка гына эшләмәвен дә ел да раслап килә.

Икенче һәм өченче урыннарны Рания Гобәйдуллина һәм Рамазан Фәрзиев бүлеште. Барлык катнашучыларга да юл хәрәкәте иминлеге оешмасы истәлек бүләкләре тапшырып, уңышлары белән ихластан котлады. Без дә үз чиратыбызда барлык конкурсантларны тырышлыклары, уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз. Киләчәктә дә юлларда исән-имин йөрергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев