Аңа 26 яшь була, хатыны һәм нәни кызы калган.
Яңа Чишмә районында юл һәлакәтендә иерей Сергий Рыбочкин үлгән. Ул Балык Бистәсе районындагы Масловка авылында Иоанно-Богословский храм настоятеле, Казан духовный семинариясе кабул итү комиссиясе секретаре иде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Иерей «Renault» машинасында Чистай ягына таба хәрәкәт иткән була. Трассада ул фурага бәрелә. Аңа 26 яшь була, хатыны һәм нәни кызы калган. Шулай ук аның күп балалы рухани гаиләсендә туып-үсүе билгеле.
Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Сергий атакайның гаиләсенең кайгысын уртаклашты, дип хәбәр итә Татарстан митрополиясе.
Нет комментариев