Балалар арасында юл–транспорт һәлакәтен булдырмау – һәркемнең бурычы
2025 елда районда 16 яшькә кадәрле балалар тарафынан 30 юл кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлде
Мәктәпләрдә озын, озак бара торган өченче чирек тәмамлана. Укучы балалар 10 көнгә якын мәктәптән читә, өйләрендә булачак. Уку баладан, аның организмыннан зур көч, энергия таләп итә. Шуңа күрә баланың сәламәтлеген саклау – иң төп бурычларыбызның берсе. Бу ялларның шушы вакытка тәгаенләнүе дә нәк шушы максатларга яраклаштырылган.
Бала бүгенге матур, язгы көндә урамга тартыла. Нәкъ шушы вакытта аларның уйныйсы, аралашасы килә. Бу — табигать белән бәйләнеш, физик активлык, социаль күнекмәләрне үстерү өчен менә дигән кулай вакыт. Бала инде урамда велосипед белән йөрергә, иптәшләре белән футбол яисә башка уеннарда катнашырга ашыга. Нәкъ менә шушы вакытта укучыларның мәктәпләрдә юл кагыйдәләрен өйрәнү сәгатьләрендә урамда үз-үзен тоту күнекмәләрен ничек үзләштерүләре күренә. Укыту-тәрбия оешмаларында бу мәсьәлә тиешенчә өйрәнелсә дә, балаларны язгы каникулларда үзләрен генә игътибарсыз калдыру дөрес түгел. Юлларда балалар белән булган транспорт фаҗигаләре нәкъ шуны раслый.
2025 елда районда 16 яшькә кадәрле балалар тарафынан 30 юл кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлде. Шуларның өчесе — җәяүлеләр, 20се — велосипед белән идарә итүчеләр, 7се — мопедта җилдерүчеләр. Шушы чорда алар катнашында 4 транспорт фаҗигасе булды, шуларның 2се җәяүле, 1се велосипедта йөрүче, 1се пассажир буларак катнашында.
Әти-әниләр тарафыннан балаларны кече яшьтән юл кагыйдәләрен үтәргә тиешлекләрен аңлату әлегә җитми, дип әйтә алабыз. Алай гына түгел, алар үзләре үк балаларга тискәре йогынты ясыйлар. 2025 елда машинада балаларны тиешле күчмә җиһазлар (автокресло) кулланмыйча утыртып йөрткән өчен 67 әти-әнигә беркетмә төзелде, агымдагы елның ике аенда андый беркетмәләр саны 15 булды.
Исегезгә төшерәм, 2026 елның 9 гыйнварында балаларны автокреслосыз йөрткән өчен штрафлар күләме сизелерлек артуы турында закон үз көченә керде. Гадәти машина йөртүчеләр өчен максималь штраф күләме элеккеге 3000 сум урынына хәзер 5000 сум тәшкил итә. Вазифаи затларга тигезләштерелгән үзмәшгуль таксистлар өчен штраф 50 000 сумга хәтле артты (элек 25 000 сум иде). Юридик затлар — такси парклары һәм шәхси эшмәкәрләр өчен дә максималь санкцияләр куелды — алар хәзер 100 000 сум урынына 200 000 сумга җитәчәк.
Балалар арасында юл —транспорт һәлакәтен булдырмау — һәркемнең бурычы.
Искәндәр Мөбәракшин,
район юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт инспекциясе җитәкчесе, полиция капитаны
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев