Балтач инспекторлары сак булырга чакыра
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтач инспекторлары сак булырга чакыра

Юлда йөргәндә кагыйдәләрне саклап йөрергә тиеш икәнлекне барыбыз да белә

Балтач ЮХИДИ бүлеге  һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлекчәсе «Факел» яшүсмерләр клубы белән берлектә «Юл йөрү кагыйдәләрен үтә: үзеңне һәм балаларыңны сакла» акциясе үткәрде. 

Чараның максаты – юл грамоталылыгын арттыру һәм юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау.

Акциядә катнашучылар шоферларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга, балаларны куркынычсыз йөртү өчен махсус утыргычлар кулланырга чакырды, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерде. 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев