Балтачның дүрт оешмасы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар антирейтингына эләкте
Юл иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы дәүләт комиссиясе 2026 елның 4 аена юл кагыйдәләрен иң күп бозган машина йөртүчеләр эшләгән предприятиеләр исемлеген игълан итте
2026 ел башыннан республикада юридик затларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвенә нәтиҗә ясала. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе 4 айлык статистиканы тәкъдим итте.
Әлеге исемлектә барлык районнардан оешмалар күрсәтелгән. Кызганычка каршы, биредә Балтач районы да бар. «Татарстан» җәмгыятендә – 41, «Стальной дом» җәмгыяте һәм «МДСУ-1» оешмасы 24әр тапкыр кагыйдә бозсалар, «Май» кооперативында – 22 очрак.
Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе предприятие җитәкчеләрен үз хезмәткәрләренең руль артындагы дисциплинасына зур игътибар бирергә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев