Балтачның дүрт оешмасы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларның антирейтингына эләккән
Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе предприятие җитәкчеләрен үз хезмәткәрләренең руль артындагы дисциплинасына зур игътибар бирергә чакыра
Юл иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы дәүләт комиссиясе 2026 елның апрель аенда юл кагыйдәләрен иң күп бозган машина йөртүчеләр эшләгән предприятиеләр исемлеген игълан итте.
Кызганычка каршы, әлеге исемлеккә Балтач районы да бар. «Татарстан» җәмгыятендә 22 тапкыр кагыйдә бозсалар, «Май» кооперативында – 16 очрак, «МДСУ-1» һәм «Энергетик» оешмаларында – 11әр очрак.
Бу хокук бозуларның һәрберсе юл-транспорт һәлакәтләре барлыкка килү өчен шартлар тудыра, аларда машина йөртүчеләр, пассажирлар һәм җәяүлеләр һәлак булырга һәм зыян күрергә мөмкин. Нәкъ менә юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучылар аркасында юл һәлакәтләре саны арта һәм кешеләр һәлак була.
Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе предприятие җитәкчеләрен үз хезмәткәрләренең руль артындагы дисциплинасына зур игътибар бирергә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев