Мондый төр һәлакәтләрнең күпчелеге тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, күпчелек очракта күңелсез хәлләр киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлары булмаган җәяүлеләр катнашында була.
Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатыннан Балтач районы территориясендә 4 марттан 13 мартка кадәр «Җәяүле» профилактик чарасы узачак.
Статистикага күз салсак, Балтач районында 2023 елда җәяүлеләр катнашында сигез юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларда бер җәяүле һәлак булган. Ә 2022 елда 3 җәяүле һәлак булган.
Мондый төр һәлакәтләрнең күпчелеге тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, күпчелек очракта күңелсез хәлләр киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлары булмаган җәяүлеләр катнашында була. Шуңа да чара барышында мондый төр хокук бозуларны профилактикалау буенча эш көчәйтеләчәк.
Нет комментариев